Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы күпфатирлы йортларда экологик өмәләр узды. Халык чакыруны энтузиазм белән кабул итте һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда актив катнашты.
Уртак көч белән ишегалларын чүп-чардан чистартуга, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерүгә һәм әйләнә-тирә мохитне чистартуга ирешелде. Мондый чаралар авылның тышкы кыяфәтен яхшыртып кына калмый, күршеләрне берләштерә, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
Читтә калмаганнарның һәм уртак эшкә үз өлешен керткәннәрнең барысына да рәхмәт! Чисталык безнең һәрберебездән башлана.