Шәмәрдәндә Халыклар бердәмлеге елына багышланган волейбол турниры узды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Саба районының Шәмәрдән авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча коммерция турниры узды. Ярышлар Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде һәм анда Шәмәрдән җирлегеннән 4 команда катнашты.

Мәйданда чын спорт дәрте хөкем сөрә иде! Катнашучылар бик яхшы уен, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Турнир йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Мондый чаралар спорт үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, төрле буын һәм милләт кешеләрен Берләштереп, халык арасындагы дуслыкны да ныгыта.

Барлык катнашучыларны да матур уеннар белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International