Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел 2026 елның 26 апрелендә билгеләп үтелде. Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) — татар милли поэзиясенә нигез салучы, милли әдәбият классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән чара үткәрделәр. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен яратып сөйләделәр. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.