Г.Тукайга 140 ел

2026 елның 24 апреле, җомга

Апрель ае безгә бөек шигырь Габдулла Тукайны бүләк иткән һәм бездән аерган да. Быел татар халкы шагыйрьнең тууына140 еллыкны билгеләп үтә. Мәктәбебез дә бу чараны атналык итеп оештырды. Бүген без Шытсу мәктәбе укучыларын кунакка чакырдык. Шагыйребез иҗатына багышланган "Тукай безне дуслаштыра" дип исемләнгән әдәби квиз үткәрдек. Укучыларыбыз шагыйрь турында белгәннәрен кабат искә төшерделәр, үзләре дә иҗат итеп карадылар, җырладылар, биеделәр. Ахырдан Тукай чорына кайтып , кабыклы бәрәңгедән авыз иттеләр. Эшләпә конфет белән тәмләп чәй эчтеләр. Тукай безне, чыннан да, дуслаштырды. Әлеге чара ике мәктәп укучылары күңелендә дә озак сакланыр әле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International