Төбәк авыл клубы үзешчәннәре Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккош" әсәрен сәхнәләштерде. Спектакль район буенча бара торган конкурс нигезендә куелды. Тамашаны район мәдәният йортының жюри составы карап, югары бәя бирде. Спектакль тамашачыларга да бик ошады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.