19 апрель-Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне.

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне кысаларында тәрбияләнүчеләребез белән чаралар үткәрелде:   "Геноцид: гадел хөкем котылгысыз" документаль фильмын карау, «Балалар күзләре аша дөнья "рәсем конкурсы, " Җирдә тынычлык!" стена газетасы чыгару, "Күгәрчен- тынычлык символы» акциясе, «19 апрель – Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне" сыйныфтан тыш сәгате.

     Әлеге чараның максаты:  балаларда патриотик хисләр, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү иде.

Чаралар барышында тәрбияләнүчеләр белделәр:

  1. Совет тарихының фаҗигале битләре һәм совет халкына төшкән фаҗиганең сәбәпләре турында.
  2. Халыкның иң авыр вакытларда кешелек дәрәҗәсен саклап калган кешеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында.
  3.  Җиребездә тарихи дөреслекне саклауның һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеге турында.

    Мондый чаралар үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, кайгыру һәм кеше тормышының кыйммәтен аңлау хисләрен формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International