Килдебәк урта мәктәбененең педагогик сыйныф укучылары «Космонавтикага 65 ел» дигән темага дәрестән тыш чара уздырдылар. Укучыларның космос турында белемнәрен арттыру, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Гагаринның батырлыгын искә алуны максат итеп куйды алар.
Балалар космоска багышланган видеороликлар карадылар, беренче спутникны җибәрү, Юрий Гагаринның очышы, беренче хатын-кыз космонавт, Россиянең космоска бәйле заманча казанышлары турында әңгәмә алып бардылар.
Ил һәм дөнья өчен космик ачышларның әһәмияте, Россиянең бу өлкәгә керткән өлеше, көнкүрештә космик технологияләрнең кулланылуы турында фикерләре белән бүлеште укучылар.
Дәрестән тыш чара кысаларында, укучылар буыннар бәйләнешенә, инженер, конструкторлар һәм башка белгечләр хезмәтенең әһәмиятенә, шулай ук техник фәннәрне өйрәнүгә аерым игътибар юнәлдерергә кирәклеген ассызлыклап үттеләр. Чара вакытында укучыларыбыз киләчәктә космик тармак үсешенә өлеш кертергә теләүләре һәм Россиия казанышлары белән горурланулары хакында белдерделәр.