«Балалар һәм ата-аналарның иҗади потенциалын үстерү һәм аларга ярдәм итү» темасына район семинар-практикумы узды

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында «Балалар һәм ата-аналарның иҗади потенциалын үстерү һәм аларга ярдәм итү» темасына район семинар-практикумы узды.

Семинарның максаты гаилә һәм балалар бакчасы мәнфәгатьләрен берләштерү,  

ата-аналарны белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү иде.

Семинарда педагоглар ата-аналар һәм балалар белән эшләүнең ачык мисалын күрсәттеләр: акрил буяулар белән гипс фигуралар бизәделәр,  «Түбәтәй» һәм «Кояшлы бәйрәм» музыкаль уеннары үткәрделәр, «Нәүрүз»музыкаль-театральләштерелгән эшчәнлек күрсәттеләр.

Шулай ук Шәмәрдән, Югары Шытсу һәм Иләбәр балалар бакчалары педагоглары да үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч чара булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International