Геморрагик бөер синдромы белән бизгәк (яки «тычкан бизгәге») — табигый учаклы йогышлы авыруларның берсе.
Татарстан Республикасында 2025 елда 2024 ел белән чагыштырганда геморрагик бөер синдромы белән бизгәк белән авыручылар саны 8,8%ка арткан. 2025 елда Саба районында авыру күрсәткече 100 мең кешегә 36,2 тәшкил иткән, бу республика күрсәткечләреннән 2,7 тапкырга югарырак.
Геморрагик бөер синдромы (ГЛПС) — хантавируслар китереп чыгаручы кискен йогышлы авыру. Бу табигый учаклы инфекция, еш кына авыр клиник барыш белән уза. ГЛПС вирусының чыганаклары — тычкансыман кимерүчеләр: катнаш урманнарда яшәүче кызыл кыр тычканы, шулай ук кыр тычканы, сары түшле тычкан, гади кыр тычканы, йорт тычканы, соры күсе.
Республика территориясендә карлы кыш булганлыктан, кимерүчеләрнең артуы өчен уңай шартлар туган, шулай ук язын алар кеше торагына якынрак күчә. 2025 ел тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, кимерүчеләрнең ГЛПС кузгатучысы белән зарарлануы арткан, бу быел авыручылар санының үсүенә китерергә мөмкин.
Кеше еш кына ГЛПС вирусы белән зарарланган тузан сулаганда, шулай ук кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган су, азык-төлек, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашаганда йога. Зарарлану күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман кисү, бакча һәм йорт яны участокларында эшләгәндә, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыярга урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә барлыкка килә.
Кеше эпидемиологик куркыныч тудырмый, авыру кешедән кешегә күчми.
Йоктырудан авыру башланганчыга кадәр вакыт 7 — 25 көн, уртача 17 көн, сирәк очракларда — 40 көн.
Авыру кинәт тән температурасы күтәрелү (38-40°), калтырану, кискен баш авырту, мускуллар авыртуы белән башлана. Бит, муен, гәүдәнең өске өлеше кызаруы күзәтелә. Күзләр ялкынсына («куян күзләре»). Кайбер авыруларда күз күреме начарлана («күз алдында томан», «төтен кебек күрәм»). Башлангыч чорда ГЛПСны еш кына грипп дип ялгышалар. Кайбер очракларда борыннан кан китү күзәтелә, сидеккә кан чыга. ГЛПС клиник билгеләре нигездә бөерләр зарарлануы белән бәйле. Авырулар корсак һәм бил тирәсендә авыртуларга зарлана. Сидек күләме кинәт кими, авыр очракларда анурия — сидек бүленеп чыгу тулысынча туктый. Клиник күренешләрнең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, ГЛПС белән авыручыларны дәвалау бары тик стационар шартларда гына алып барылырга тиеш.
Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыруны булдырмас өчен профилактик чаралар комплексын үткәрүне тәэмин итәргә кирәк:
- Урманга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәргә, савыт-саба һәм ризыкны үлән өстенә, түмгәләргә куярга ярамый. Моның өчен клеенка кулланырга кирәк, ә төнгә ризыкны пакетларга салып, кимерүчеләр үтеп керми торган урынга урнаштырырга;
- Туристик походларда төн кунар өчен куаклык белән капланмаган, коры, кимерүчеләр булмаган урман участокларын сайларга кирәк. Печән һәм салам өемнәрендә кунарга ярамый;
- Йортта яки бакчада бер атна булмасагыз да, иң элек бинаны җилләтергә кирәк. Шуннан соң дезинфекция чаралары (3% хлорлы известь яки хлорамин эремәләре, 0,015% Деохлор Люкс эремәләре) кулланып юеш җыештыру үткәрергә; савыт-сабаны яхшылап юып кайнар су белән чайкарга;
- Бакча, ярдәмче биналарны, гаражларны, базларны җыештырганда дүрт кат марлядан ясалган мамык-марля повязкасы һәм резина перчаткалар, халат яки башка эш киеме кияргә кирәк. Эш беткәннән соң бу киемне салып юарга. Эш вакытында ашарга һәм тәмәке тартырга ярамый. Шул ук шәхси профилактика чаралары печән, салам ташыганда һәм саклаганда, урман әзерләгәндә, яшелчәләрне аралаганда кулланыла;
- Йорт һәм ярдәмче биналарны, ишегалды участокларын чүп-чар белән тутырмаска, аеруча шәхси йортларда көнкүреш чүп-чарын вакытында чыгарырга;
- Кимерүчеләрнең торак биналарга һәм хуҗалык корылмаларына үтеп керү мөмкинлеген булдырмаска: моның өчен вентиляция тишекләрен металл челтәр белән капларга һәм ярыкларны цементлап ябарга кирәк;
- Кимерүчеләр белән пычранган яки бозылган ризыкларны ашарга катгый рөхсәт ителми. Эчәр өчен су кайнатырга тиеш. Азык-төлекне кимерүчеләр үтеп керми торган урында сакларга;
- ГЛПС белән зарарлануны ышанычлы кисәтү өчен бакча участокларында, бакчаларда, шәхси корылмаларда кимерүчеләрне юк итү чараларын үткәрергә кирәк.
Врач эпидемиолог ГАУЗ «Сабинская ЦРБ» Фаттахова Р.З.