Иштуган урта мәктәбендә күңелле каникуллар

2026 елның 3 апреле, җомга

Каникуллар - алар шушы 7 көн дәвамында вакытны файдалы итеп үткәрү, үзеңә нинди дә булса яңалыклар ачу һәм энергия алыр өчен иң яхшы мөмкинлек.  Иштуган урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу мөмкинлекне, әлбәттә инде кулдан ычкындырмадылар. Башлангыч сыйныф укучылары Кукмара шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып, "Кукмара - һөнәрләр шәһәре" дип исемләнгән квест-уенда катнашып кайттылар. Ә 6,7,9 нчы сыйныф укучылары исә, Казан шәһәренә сәяхәткә юл тоттылар. Анда алар Кремльдә, шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар. Иң кечкенә укучыларыбыз бистәбездә урнашкан почта бүлекчәсенә һәм фельдшерлык пунктына экскурсия ясадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. "Нарат" спорткомплексына бару, волейбол турнирлары балаларда сәламәтлеккә игътибарны юнәлтү, спортка кызыксыну уятуда бик әһәмиятле чаралар булды. Экология темасы да читтә калмады: "Экологик сукмак" дигән квест-уен оештырылды, сыерчык оялары ясау һәм урнаштыру эше башкарылды. Укучыларыбыз, болардан тыш, фәнни - гамәли конференцияләрдә, спартакиадада, төрле түгәрәрәкләрдә, фән консультацияләрендә һәм имтиханнарында да катнашырга өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International