4 март көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә тәрбияче җитәкчелегендә гипстан сыннар ясау шөгыле үткәрелде.
Гипс-нигездә кальций сульфатыннан торган минерал, ул эшкәртелгәннән соң порошокка әверелә. Су өстәгәндә ул паста хасил итә, ул тиз ката һәм бирелгән формага керә.
Гипс, гаҗәеп материал, ул иҗатта һәм практикада күп идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Декоратив элементлардан алып белем бирү проектларына һәм медицина эшләнмәләренә кадәр — гипсны куллану мөмкинлекләре чиксез диярлек.