Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучы педагоглар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәтү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Жюри составына һәм чараның мактаулы кунаклары сыйфатында Саба районы ЮХИДИ идарәсе өлкән инспекторы полиция капитаны Насыйбуллин Илнур Дамир улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, шулай ук мәгариф бүлеге вәкилләре чакырылган иде. Йомгаклар буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында мактаулы 1 урынны һәм җиңүче исемен Шәмәрдәннең 2 нче «Теремок» балалар бакчасы алды. Өченче урынны Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасы 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы бүлештеләр. Ә «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә:
1 урында-Захарова Татьяна Валерьевна, Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе,
2 урында-Рәхимова Миләүшә Рәфкать кызы,Сабаның 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячесе,
3 урында-Насыйрова Алинә Камил кызы Шәмәрдәннең 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе һәм Җиһанова Ләйсән Мансур кызы, Сабаның 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Барлык катнашучылар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең конкурс материаллары март аенда узачак «Яшел ут — 2026» конкурсының республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.