22 февраль көнне Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары булып узды. Ярышта Тимершык авыл җирлеге исеменнән җирлек башлыгы Хазиев Айдар Ханифулла улы катнашты һәм 2 урынны яулады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!