Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби җырлар һәм строй әзерлеге буенча бәйге узды.Чарада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең стройда әзерлек күнекмәләрен, командаларны үтәү һәм сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шулай ук сугыш еллары җырларын башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби җырлар һәм строй әзерлеге— ярыш кына түгел, ул укучылар өчен үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге дә. Мондый чаралар балаларда Ватаныбыз өчен горурлык хисе формалаштырырга ярдәм итә. Бу вакыйга ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлегенә ачык мисал булып тора.