16 февральдә Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераны Алексндрова Ольга Николаевна үзенең 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сезне чын күңелдән авыл халкы, администрация һәм социаль яклау органнарыннан коллегалар котлый. Без Сезгә Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәтегез, фидакарьлегегез һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.
Һәр яңа көн шатлык, якыннарыңның җылысын һәм сәламәтлек алып килсен. Янәшәдә сезнең турыда кайгыртучы һәм ярдәм итүче яраткан кешеләр булсын.
Иң ихлас күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!