Саба интернат-мәктәбе командасы иң гади судно модельләре төзү буенча зона шәхси-команда ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 3 нче урынны яулады.
Лесхоз урта мәктәбе базасында узган ярышлар инвалид балалар һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус оештырылды. Укытучы Марат Наил улы җитәкчелегендә балалар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Хәйруллина Алинә ике икенче урынны (тизлек һәм төгәллек) алды, ә Шакиров Тимур тизлектә 3 нче һәм төгәллектә 2 нче урын өчен диплом алды. Өстәмә белем бирү педагогы Габдерәхимов Марат Наил улына призерлар әзерләгәне өчен рәхмәт белдерәбез һәм балаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!