Янгын гидрантларын тиешле хәлдә тоту янгын куркынычсызлыгы өчен мөһим. Кар күп яву сәбәпле, аларның янына килүе кыенлаша. Шуңа бәйле рәвештә, Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә янгын гидрантлары кардан чистартылды.