5 нче февраль көнне Курсабаш авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Курсабаш авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы А.Ф. Зарипов, 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Шулай ук җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2025 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2026 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев халык каршында 2025 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2026 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.