22 гыйнварда МББУ «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «кием һәм аксессуарлар дизайны» компетенциясе буенча «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.
Катнашучылар үзләрен кием дизайнерлары һәм стилистлар ролендә сынап карадылар, гади футболкаларны автор эшләнмәләренә әйләндерделәр. Һөнәри осталык конкурсы-башлангыч мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән искиткеч чара. 7-9 яшьлек балалар арасында үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча: 2 урын – Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең МББУ Мияссарова Миләүшә;сезне бу уңыш белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!