Олы Кибәче авыл җирлегенең отчет җыелышы

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә 2025 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча еллык хисап җыелышы узды. Җыелышта УУП Сәхабиев А.А., прокурор урынбасары Хафизов К. И., Кызыл Йолдыз урманчылыгы урманчысы Гыйльметдинов Р. В., Саба ОППСЫНЫҢ Иске Икшермә авылы ОППСЫ башлыгы Салахиев Ф. Ф., Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы А. К. Сафин чыгыш ясадылар. Гражданнар Кече Кибәче һәм Олы Кибәче торак пунктлары арасындагы урамнарны яктыртуга, Таттелеком һәм Летай ТВ интернетының өзеклекләр белән эшләвенә, шулай ук Олы Кибәче авылының Октябрь урамындагы йортларда яктырту лампаларының яктылыгы җитмәвенә кагылышлы сораулар бирделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Ул җыелышта йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады һәм Олы Кибәче авыл җирлегенең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде, җыелышта яңгыраган сорауларны хәл итәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International