26 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.
Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1. Саба районы прокуроры, полиция участок вәкаләтлесе, Саба янгын часте җитәкчесе, урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы вәкиле,Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба районы буенча бүлек җитәкчесе чыгышы.
2.Сатыш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2025 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
3. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шафигуллинның 2025 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2026 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
4. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр.
5. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясады.