Тимершык урта мәктәбендә студентлар очрашуы

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда Россиядә  «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең, студентларның бәйрәме!

Тимершык урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган кадерле укучыларын 24 нче гыйнвар көнне матур очрашуга чакырды. 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фальванова А. Ф., педагог оештыручы Гиниятуллина И. И. көче белән бергәлектә оештырган очрашу бик җанлы булып үтте. Бәйрәмне башлау өчен сүз мәктәп директоры Карамов А. Р бирелде. Үз теләкләрен  узган ел мәктәпне тәмамлаучыларга  11нче сыйныфның  сыйныф җитәкчесе Зарипова З.Ф., 10 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Фальванова А. Ф. җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International