6 декабрьдә Казан Кремленең вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге ел саен үткәрелә торган иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтүче масштаблы проект бөтен республикадан сиксән меңнән артык яшь катнашучыны берләштерде. Конкурсның финал этабында жюри мәктәп һәм муниципаль турларда килгән сиксән дүрт мең гариза арасыннан сайлап алынган бер мең ике йөз җитмеш ике эшне карады. Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдертдин кызы Шрша билгеләп үткәнчә, катнашучылар саны соңгы ике елда дүрт тапкырга арткан, бу яшьләрнең темага кызыксынуы артуын күрсәтә. Яшь авторлар дүрт төп номинациядә көч сынаштылар «Вөҗдан-дус, коррупция-дошман», «Бел һәм рөхсәт итмә!», «Коррупциясез киләчәкне төзибез» һәм «Коррупциягә әйтәбез «Юк!» туган телдә». Алар үз идеяләрен плакатлар, видеороликлар, иншалар һәм аппликацияләр форматында тәкъдим иттеләр.
Тимершык урта мәктәбенең тәрбия буенча киңәшчесе Хантимирова Альбина Мөбәрәкҗан кызы «Бел һәм рөхсәт итмә!» номинациясендә укучылар белән үз эшен (видеоролик) тәкъдим итте һәм җиңүче булды. Ул шулай ук барлык педагоглар исеменнән рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады, мондый конкурсларның безнең көннәрдә бик актуаль булуын билгеләп үтте.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!