9 декабрь көнне Байлар Сабасында инвалидлар декадасына багышланган коляскадагы инвалидлар һәм ПОДА инвалидлары арасында бочче буенча ярышлар узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортыннан ярышларда социаль хезмәтләр алучылар : Абрамов Александр Александрович, Захарова Татьяна Алексеевна, Карнашов Николай Алексеевич һәм Беляев Алексей Михайловичлар катнаштылар. Алар барысы да призлы урыннар яуладылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.