Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә инвалидлар декадасы

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. 8 декабрь чын мәгънәсендә бай, иҗат һәм интеллектуаль ярышлар белән тулы көн булды.

Башта шахмат-шашка турниры узды. Чараны балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге белгечләре оештырды. Укучылар зур кызыксыну һәм энтузиазм белән ярышларга кушылдылар. Ярыш дустанә һәм ярдәмчел атмосферада узды. Һәр катнашучы үз осталыгын күрсәтә алды, шулай ук көндәшләреннән ниндидер яңалык белде. Турнир интернатның мәктәп тормышындагы якты һәм истә калырлык вакыйгага әверелде, катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте һәм шашка-шахмат белән кызыксынуларын ныгытты.

    Турнир белән беррәттән  «Балалар иҗат үзәге» МБУ педагогы Хәмидуллин А.Р. «Кышкы пейзаж» дигән мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Балалар рәсем сәнгате дөньясына чумдылар, кышкы ландшафт булдыру техникасын үзләштерделәр.

Мастер-класс иҗади потенциалны ачарга, шулай ук кәгазьдә кышкы әкиятнең ничек җанлануын күрергә мөмкинлек бирде. Һәр катнашучы кәгазьдә үзенең кышкы әкиятен тормышка ашыра алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International