3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"
Шушы көн уңаеннан социаль хезмәтләр алучылар алдында хәйрия концерт программасы белән татар эстрадасы артисты Гөлүс Хабибрахманов чыгыш ясады. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.