2 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар. Экскурсовод бакчаның мавыктыргыч тарихы турында сөйләде, үсемлекләр белән таныштырды, аларның характеристикаларын тасвирлады. Барысында да тылсымлы әкияткә эләккән кебек тоелды.