«Туган якка кайтты кайтмаганнар, «Хәтер китабына» төренеп»

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

28 ноябрь көнне Оет авыл клубында, Тимершык авыл җирлегенә кергән оешмаларның «Туган якка кайтты кайтмаганнар, «Хәтер китабына» төренеп»  дип исемләнгән фестиваль кысаларында  иҗат-отчет концерты куелды. Сугыш чорларында безнең җирлектә эшләгән "Артель"тегү цехында эшләүчеләр, тылдагы хатын-кызларның авыр хезмәте, сугыш кырларындагы сугышчыларыбыз, аналарның, хатыннарның яуда ятып калган улларын- ирләрен көтүләре театраль күренешләр аша тамашачыларга тәкьдим ителде. Күңел түрләренә үтеп керерлек җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды әлеге концерт. Жюри да, Оет тамашачысы да безнең чыгышларны югары бәяләп, көчле алкышларга күмде. Шулай ук Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан әзерләнгән күргәзмә дә беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International