Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнгә Тимершык авылында МББУ «Тимершык урта мәктәбе» киңәшчесе Хантимирова А.М. белән берлектә «Без юл-транспорт һәлакәтеннән башка»социаль-профилактик акция үткәрделәр. «Светофор» ЮИД отряды укучылары машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр.
«Без юл-транспорт һәлакәтеннән башка» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту культурасын күтәрүгә һәм юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын һәм имгәнүләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Машина йөртүчеләрнең иң киң таралган юл йөрү кагыйдәләрен бозулары арасында-тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм исереклек билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү.
Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, автомобильнең техник торышын күзәтергә, юл вәзгыятен контрольдә тотарга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.