14 нче ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Минем хокукларым, минем бурычларым» дигән темага мөһим сөйләшү узды.
Сөйләшүнең максаты – балаларда җаваплылык хисен тәрбияләү һәм аларга хокукый мәдәният нигезләрен өйрәтү иде. Тәрбиячеләр балалар белән аларның нинди хокуклары булуы һәм нинди бурычларны үтәргә тиешлеге турында сөйләштеләр. Чара кызыклы һәм җанлы итеп узды.Шулай ук төрле уеннар, викториналар аша чын тормыштагы ситуацияләргә бәхәс үткәрделәр. Мондый сөйләшүләр безнең тәрбияленүчеләргә үз хокукларын якларга гына түгел, башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә һәм үз бурычларын намуслы башкарырга ярдәм итә. Чарадан барысы да канәгать калдылар.