Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең гражданнар белән очрашуы

2025 елның 14 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне Саба районы Курсабаш авыл җирлегенең административ бинасында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы, Булат Илдар улы Кадыйров халыкны кабул итте. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International