Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәре 8 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!