22 октябрьдә Иван Алексеевич Бунинның тууына 155 ел уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмәне эш көне дәвамында карарга була иде һәм шунлыктан һәркем үзенә уңайлы вакытта олуг язучының әсәрләре белән таныша алды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм язмалар аша китап укучылар язучының иҗатын тирәнрәк тоемладылар. Китап күргәзмәсе китаплар белән танышу өчен генә түгел, ә бәлки аралашу, китапханәдәге вакытны күңелле үткәрү урыны да. Шуңа да китап сөючеләр мондый күргәзмәләрне үз итә.