Автомобиль юлы буйлап тротуар кору эшләре билгеләнгән срокларда төгәлләнде.

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Саба районы хакимияте автомобиль транспортының куркынычсызлыгын тәэмин итү чикләрендә автомобиль юлы буенча тротуар кору буенча эшләрнең тулысынча тәмамланганын игълан итә. 2025 елның 22 сентябре хәленә карата, подрядчы оешма үз өстенә алынган бурычларны 100% үтәде, без бүген, 23 сентябрьдә, район халкына моңа хәбәр итәбез.

Эшләр агымы билгеләнгән план графигы буенча түбәндәгечә алып барылды:

  • 25 август хәленә – эшләрнең 10% тәмамланды.

  • 1 сентябрь хәленә – 20%.

  • 8 сентябрь хәленә – 40%.

  • 15 сентябрь хәленә – 80%.

Шулай итеп, 22 сентябрьгә объект 100% әзерлек дәрәҗәсенә җитте һәм файдалануга тапшырылды. 

Тимер-бетоннан корылган яңа тротуар җәяүлеләр өчен куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәт итен тәэмин итә, шулай ук автомобиль һәм җәяүлеләр агымын аеруга ярдәм итә.

Саба районы хакимияте муниципаль берәмлек территориясендә эшләрнең вакытын һәм сыйфатын даими контроль астында тота. Халыкны әһәмиятле проектларның барышы һәм тәмамлануы турында үз вакытында хәбәр иту безнең эшнең приоритеты булып тора.

Тэги: окс ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International