«Көз — мавыктыргыч вакыт» дип исемләнгән танып-белү сәгате

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көз — мавыктыргыч вакыт»дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләде. Китапханәче балаларга көзге айлар, елның бу чорына хас билгеләр турында сөйләде. Ул шулай ук аларны көзнең матурлыгын һәм серлелеген чагылдырган мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштырды. Китапханәче көзнең төрлечә булуын искәртте: «Алтын» көз — якты һәм мул уңыш бирә, «соң» көз — салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклар һәм иртәнге салкынлык белән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International