19 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Сатыш авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында.
2. Сатыш авыл җирлеге башлыгын сайлау.
3. Сатыш авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
4. Сатыш авыл җирлегеннән Саба муниципаль районы Советына вәкил сайлау.
5.Сатыш авыл җирлегенең даими комиссияләре турында.
Депутатларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән Башкарма комитет секретаре Р.Р. Зиннурова таныштырды. Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. О Соңыннан бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссияләр төзелде.