Чәчәкләр приютта тәрбияләнүчеләрнең психоэмоциональ халәтенә, үсешенә һәм социализациясенә сизелерлек уңай йогынты ясый. Чәчәк бакчаларын саклау һәм үстерү тәрбия процессының мөһим өлеше булып тора һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уңайлы һәм гармонияле мохит тудыруга ярдәм итә. Менә без дә, Саба муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты " хезмәткәрләре һәм балалары да чәчәк бакчасы булдыру өчен бөтен көчебезне куйдык. Без барыбыз да яхшы беләбез бит, һәр чәчәк - үсемлекнең бер өлеше генә түгел, ул география дә, тарих та, чәчәкнең генә түгел, хәтта бөтен бер дәүләтнең, континентның тарихы да. Чәчәкләр үстерү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, моңа балалар монда өйрәнәләр.