«Россиянең бөек символлары» дигән мәгълүмат сәгате

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә үз укучылары өчен «Россиянең бөек символлары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы балалар флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Алып баручылар "триколор" ның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International