“Күршеләр- иң якын кешеләр" исемле урам бәйрәме уздырылды

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Туган җиребезнең тылсымлы табигате генә түгел, кешеләре дә матур, сөйкемле. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган-булган, талантлы гаиләләр яши.

   Мэдэният хезмэткэрлэре көче белән  Иске Мичән авылының 9 май  урамында " Күршеләр- иң якын кешеләр"  исемле  бик матур урам бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә  авылдашлар, урамдашлар, туганнар, күршеләр җыелды.

Җыр-моңга бай авыл халкы очрашуда бер-берләре белән очрашып, күрешеп, хәлләр белештеләр.Бәйрәмдә татар халкының милли уеннары да уйналды ,  күршеләр турында мәкальләр дә әйтелде.Барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдылар.

Әлеге күркәм бәйрәм туган җиргә, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, туган туфракта бөреләнгән изге хисләргә, якты теләкләргә багышланды. Һәрбер йорт музыкаль сәлам белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International