Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен "Коймак мәҗлесе" фольклор утырмалары оештырды.
Утырып утыру - пенсионерлар өчен аралашуның иң җылы формасы. Бер өстәл янына өлкән буын кешеләре: күршеләр, танышлар, иске дуслар җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да менә шулай күңел белән аралашып булмый. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын-озын булып тоелганда, ә картлык ниндидер ерак – ерак булып тоелганда искә төшерделәр бит. Сөйләшүләр арасында пенсионерлар викториналарда актив катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар һәм, әлбәттә, тәмле коймак белән сыйландылар. Кунакларның барысына да кызык булды, алар якты тәэсирләр һәм күңелле истәлекләр багажы белән кайтып киттеләр.