1 июньнән 18 июньгә кадәр республиканың өч авылында “Видимо - невидимо” театр- педагогик проекты буенча эш нәтиҗәләре- спектакльләр күрсәтү булды.
Әлеге проект “Татнефть” акционерлык җәмгыяте гранты ярдәмендә “Живой город”фонды тарафыннан тормышка ашырыла. 18 июньдә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә шушы проект ярдәмендә укучыларыбыз белән әзерләнгән “Дуслар җыелган җирдә” дигән спектакльне күрсәттеләр. 19 июньнән – 22 июньгә кадәр Казан шәһәренә барып “Моң” театр мәйданчыгында күрсәттек.