17 июнь көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп яны лагерьлары арасында район ярышы булып үтте. Ярыш 2 этаптан торды: видеовизитка һәм “Күңелле стартлар”. 6 катнашучыдан торган командалар 6 төрле эстафетада көч сынашты. Чара бик күңелле узды.Нәтиҗәләргә килгәндә :
1 урында Саба урта мәктәбе.
2 урын да “ОНИКС” белем үзәге
3 урынга Мичән төп мәктәбе лаек булды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга да күңелле җәйге яллар теләп калабыз.