Түбән Шытсу төп мәктәбе “Ал җилкән” лагеренда йөрүче укучылар Сатыш мәдрәсә- музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты:укучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү,тарих белән кызыксындыру булдыру, туган якның мәдәнияте белән танышу. Укучылар музей экспонатлары белән таныштылар,мәдрәсә тарихы турында экскурсовод чыгышын тыңладылар.
Аннан соң укучылар өчен мастер – класс оештырылды.Мастер-класста тоз савытына милли бизәкләр төшерделәр. Экскурсия укучыларга ошады.