Профилактик әңгәмә

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Килдебәк урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне укытучысы И.Г. Хәлимов «Кояшкай» мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр арасында профилактик әңгәмә үткәрде. Идеал Гаптелхәмит улы балалар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре, табигатьтә, җәйге каникул вакытында үз-үзеңне тоту турында сөйләште.

Әңгәмә барышында укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үткән елларның җәйге каникулларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәктәп укучыларының җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә карата фикерләре артуы билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International