Алан-Елга авылында Сабантуйга бүләк җыю

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

30 май көнне Шекше авыл җирлегенең Алан-Елга авылында Сабантуйга бүләкләр җыю булды. Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыкларын пешерә, өстәлләр әзерли. Алан-Елга авылында бу йола «Игенче» ҖЧҖ, мәгариф, мәдәният һәм башка тармак хезмәткәрләре катнашында үткәрелә, шулай ук эшмәкәрләр дә халык бәйрәмен оештыруда ярдәм итәләр. Быел да бу йола матур һәм мавыктыргыч итеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын яктыртып үткәрелде. Автомобильләр әзерләнгән һәм бизәлгән, аларны хәрби формаларда катнашучылар һәм яшь армиячеләр озата барды. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үткән ике тыл хезмәтчәненә һәм 9 авыл кешесенә аерым хөрмәт күрсәтелгән Зарипов А.З. аларның һәркайсына күчтәнәч тапшырды. Кич буе Алан-Елга урамнарында бәйрәм рухы хөкем сөрде, гармун яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International