30 май көнне Шекше авыл җирлегенең Шекше авылында Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы булып узды. Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыкларын алдан әзерли, өстәлләр әзерли, күргәзмәләр ясый. Шекше авылында бу йола «Игенче» ҖЧҖ, мәгариф, мәдәният һәм башка тармак хезмәткәрләре катнашында үткәрелә, шулай ук эшмәкәрләр дә халык бәйрәмен оештыруда ярдәм итәләр. Быел да бу йола матур һәм мавыктыргыч итеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын яктыртып үткәрелде. Автомобильләр әзерләнгән һәм бизәлгән, аларны хәрби формаларда катнашучылар һәм яшь армиячеләр озата барды. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үткән 14 авыл кешесенә А.З. Зарипов һәркайсына күчтәнәч тапшырды. Шекше авылының Кооператив урамында яшәүчеләр бай тематик күргәзмә әзерләгәннәр, материаллар белән таныштырдылар, Бөек Ватан сугышын кичергән әти-әниләре, әби-бабайлары турында сөйләделәр, авылыбыз геройларына багышланган җырлар җырладылар. Кич буе Шекше авылы урамнарында бәйрәм рухы хөкем сөрде, гармун тавышы чыңлады, җырлар яңгырады, халык көйләренә дәртле биюләр, сыйлар һәм, әлбәттә, бүләкләр булды.