Балаларны яклау көнендә Балалар Сабантуе

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. 01 нче июнь көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуйда катнаштылар.

Бәйрәм район мөхтәсибәте, Саба районы социаль яклау бүлеге тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен оештырылды. Бәйрәм гаиләләргә вәгазь укудан башланды. Чара барышында балалар әти-әниләре белән уеннарда актив катнаштылар, сүрәләр укыдылар, лотореяда кызыклы бүләкләр оттылар. Кунаклар учакта пешерелгән тәмле пылаудан рәхәтләнеп авыз иттеләр һәм уңай кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International