17 май көнне Шекше авылында Ватанны саклаучылар елына багышлап һәм яңа спорт мәйданчыгы ачылу уңаеннан, спорт һәм күңел ачу чарасы булды. Чарада Шекше зонасы командалары арасында волейбол уеннары һәм балалар катнашында берсеннән-берсе күңелле уен-ярышлар уздырылды. Ризык белән сыйлану зонасы эшләде, балалар өчен кәнфит чәчү, кич белән дискотека булды. Волейбол уенында 1 урынны Сатыш авыл җирлеге командасы, 2 урынны Тимершык авыл җирлеге командасы, 3 урынны Шекше авыл җирлеге командасы яулады. Чара “Яшьлек” Яшьләр үзәге, Шекше авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.