Бүгенге көн Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында кызыклы һәм иҗади узды. Балалар зур булмаган язучылар, мөхәррирләр, рәссамнар булырга һәм үз китапларын төзергә булдылар. Нәни китапны төзү эше-бик мавыктыргыч шөгыль. Китаплар әзер булгач, авторлар аны үз иптәшләренә тәкъдим иттеләр , аның нәрсә турында икәнен сөйләделәр. Нәни китаплар төзү балаларга бик ошады, алар бик мавыгып эшләделәр. Үз кулларың белән нәрсәдер эшләү бик шәп бит ул!