Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Иштуган авылында чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.